news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежное халкына алга таба да ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте

Татарстан республика шефлыкка алган шәһәрләр - Лисичанск һәм Рубежное халкына алга таба да ярдәм күрсәтәчәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында шулай дип белдерде.

Фото: t.me/rustamminnikhanov/

«Казаннан Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар ярдәм төялгән 10 йөк машинасы озаттык. Азык-төлектән тыш, Татарстан Республикасы районнары җылы киемнәр һәм урын-җир әйберләре дә җыйды», - дип шәрехләде ул Луганск Халык Республикасына гуманитар йөк озатуны.

«Бу – без шефлыкка алган төбәкләрдә яшәүчеләр өчен бик тә кирәкле әйберләр. Балаларга дәреслекләр сатып алдык!» - дип ачыклык кертте ТР Рәисе.

Фото: t.me/rustamminnikhanov/

«Хәерле сәгатьтә! Алга таба да авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәчәкбез!» - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

  • Россия Украинада махсус хәрби операцияне 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрә, аның инициаторы – РФ Президенты Владимир Путин. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100