news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежное балаларының теләген үтәүчеләргә рәхмәт белдерде

Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежное балаларының теләген үтәүчеләргә рәхмәт белдерде
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче балалар өчен «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе кысаларында Яңа ел күчтәнәчләре җибәргән татарстанлыларга рәхмәт белдерде.

«Балаларның теләкләрен Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар һәм республика шәһәр округлары һәм муниципаль район башлыклары үтәде. Аларга хәйрия акциясендә актив катнашкан өчен рәхмәт!» - дип язган телеграм-каналында республика җитәкчесе.

Ул шулай ук Лисичанскидагы 9 яшьлек Егорга «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында үзенең бүләген җибәргәнен дә билгеләп үтте.

«Яңа ел – хыяллар чынга ашу вакыты, могҗизалар күбрәк булсын!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртик, Татарстан Рәисе 27 декабрьдә Россия Дәүләт Советы утырышы алдыннан «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100