news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Лениногорскида булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды

Миңнеханов Лениногорскида булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды
Фото: t.me/rustamminnikhanov/

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига эш сәфәре барышында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«1 сентябрь алдыннан булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру күркәм гадәткә әверелде», - диде Рөстәм Миңнеханов, балаларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп.

Фото: t.me/rustamminnikhanov/

Республика җитәкчесе ремонтланган Яшьләр үзәге бинасы мәйданчыгында портфельләр тапшыруның символик булуына игътибарны юнәлтте. «Яшьләребезне тәрбияләү һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудыру - безнең өчен өстенлек булып тора», - диде ул.

«Безнең яхшы традициябезгә 16 ел инде. Аны алга таба да дәвам итәчәкбез! Хәерле сәгәтьтә! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, балалар!» - дип язды соңрак Рөстәм Миңнеханов Tелеграм-каналында.

Фото: t.me/rustamminnikhanov/

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе 2007 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Быел акциядә катнашучылар арасына әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар керде. Бу юлы Татарстанда 32 меңнән артык бала мәктәп кирәк-яраклары алачак, алар арасында - 7788 беренче сыйныф укучысы.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районында «1нче скважина» мемориаль комплексына чәчәкләр куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100