news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов – Лаос Премьерына: Без хезмәттәшлек өчен ачык

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен Казанга килгән Лаос Халык Демократик Республикасы Премьер-министры Сонсай Сипхандон белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов узган елда Лаос белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 65 ел тулуын искәртте. Бу уңайдан Лаос Президенты Тхонглун Сисулит Россия Президенты Владимир Путинга ике фил бүләк итте. Ил җитәкчелеге аларны Казан зооботаника бакчасына тапшырырды.

ТР Рәисе сүзләренчә, Татарстан Россия-Лаос мөнәсәбәтләре кысаларында Лаос белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә.

Шул ук вакытта Татарстан белән Лаос арасындагы сәүдә-икътисади элемтәләр әлегә җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган, дип билгеләде Миңнеханов. «Без хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал күрәбез», – дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе кунакка.

Миңнеханов Лаос Премьерына Татарстанның икътисади һәм сәнәгать потенциалы, шул исәптән нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, IT, агросәнәгать комплексы һ.б. тармаклар турында сөйләде. Ул шулай ук фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне үстерүнең мөһимлеген дә искәртте.

«Без хезмәттәшлек өчен ачык һәм Россия-Лаос мөнәсәбәтләре кысаларында элемтәләребезне актив үстерергә әзер», – дип йомгаклады сүзен Татарстан Рәисе.

Сонсай Сипхандон үз чиратында Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. «Без Россия белән хезмәттәшлекне югары бәялибез. Лаос халкы бәйсезлек һәм азатлык өчен көрәштә Россия күрсәткән ярдәмне хәтерли. Шуннан соң дәүләтләребез дустанә мөнәсәбәтләрне дәвам итә. Стратегик партнерлыгыбыз бүген дә үсүе белән горурланабыз», – дип ассызыклады ул.

Лаос Премьер-министры шулай ук мәртәбәле кунаклар китабына теләкләрен язып калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot