Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Кызыл мәйдан» мотоклубы башлыгы белән уртак чаралар уздыру турында сөйләште

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кызыл мәйдан» мотоклубы директоры Сергей Писаренко белән алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнехановның эш бүлмәсендә узган әңгәмә барышында яклар уртак яңа чаралар оештыру мәсьәләсен кузгатты.
Очрашуда ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева да катнашты, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
«Кызыл мәйдан» мотоклубы Казанда элеккеге елларда үткәрелгән мотоузышларда, Татарстан Хөкүмәте һәм ТР башкаласы мэриясе белән берлектә оештырылган «Ике Кремль» халыкара мотофестивалендә, шулай ук башка чараларда катнашкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз