news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Кытайның Казандагы генераль консулы Цзян Сяоян белән очрашты

Миңнеханов Кытайның Казандагы генераль консулы Цзян Сяоян белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Цзян Сяоян белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Цзян Сяоянны вазифасына керешүе белән котлады һәм ирешелгән хезмәттәшлек күрсәткечләре алга таба да үсеш күрсәтер дигән ышанычын белдерде. Яклар икътисад, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Соңгы елларда кытай Татарстан икътисадында төп чит ил инвесторына әверелде: 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика белән КХР арасында сәүдә күләме 3,35 млрд долларга җитте. Хезмәттәшлек 8 килешү кысаларында алып барыла, шулай ук республиканың аерым муниципалитетлары белән хезмәттәшлек турында 30лап килешү имзаланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot