news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытай полигонында уздырылган «Москвич» краш-тесты видеосын күрсәтте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда JAC заводында булды. Сынау полигонында Россиядә җитештерелгән «Москвич» автомобиленә краш-тест уздырдылар. Республика җитәкчесе әлеге видеокадрларны Телеграм каналында күрсәтте.

«Нәтиҗәләргә карасак, иминлек системасы бик яхшы эшләде», – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

JAC Motors – Кытайдагы автомобиль төзелеше компаниясе, анда җиңел машиналар, йөк автомобильләре һәм автобуслар җитештерелә. Штаб-квартирасы һәм төп оешмалары Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә урнашкан. JAC автомобильләре «Москвич» заводының булачак модельләрен җитештерү линейкасы өчен үрнәк булырга мөмкин дип хәбәр иткәннәр иде.

Искәртеп үтик, узган елда Мәскәү мэры Сергей Собянин хезмәт коллективын саклап калу өчен «Москвич» заводында автомобильләр җитештерүне яңадан башларга карар кылган иде. Июль аенда «КАМАЗ» җәмгыяте һәм Россия башкаласы Хөкүмәте хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Узган елның декабрендә «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа «Москвич» машинасында йөреп карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100