news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә компанияләрнең эшләнмәләрен карады

Миңнеханов Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә компанияләрнең эшләнмәләрен карады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай югары технологияләр күргәзмәсе ачылышында катнашты. Әлеге күргәзмә – Көньяк-Көнчыгыш Азиядә шундый форматтагы иң зур чараларның берсе. Анда ел саен 1 меңгә якын предприятие катнаша, күргәзмә белән танышучылар саны 500 мең кешегә җитә.

Татарстан делегациясе Кытайның кайбер зур компанияләре эшләнмәләре белән танышты, аерым алганда, микросхема, чип һәм программа белән тәэмин итү системалары җитештерү стендында булды.

«Комплекслы алымнар куллану нәтиҗәсендә компания «акыллы» йорт, «акыллы» шәһәр кебек интеллектуаль проектлар тәкъдим итә. Рөстәм Миңнеханов компаниянең мөмкинлекләрен өйрәнү һәм алга таба хезмәттәшлек итү өчен Татарстаннан белгечләр җибәрергә кушты», - дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Татарстан делегациясе шулай ук стартаплар компания-инвесторы стенды белән танышты. Аның гомуми капиталы 10 миллиард юань тәшкил итә, компания 85 фонд белән кооперациядә эшли, Кытай стартапларына гына түгел, чит илләрнекенә дә инвестицияләр кертә. Миңнеханов шулай ук компаниянең потенциалын өйрәнергә кушты.

Моннан тыш, республика делегациясе Кытай Фәннәр академиясенең аерым павильонында булды һәм анда Кытай галимнәренең медицина өлкәсендәге эшләнмәләрен өйрәнде.

  • Рөстәм Миңнехановның Кытайның электрон башкаласы – Шэньчжэнь шәһәренә рәсми сәфәр белән килүе хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Әлеге шәһәр сәнәгый җитештерү һәм программа белән тәэмин итү системалары ясау күләме буенча илдә икенче урынны били. Беренче чиратта, бу – медицина һәм телекоммуникация җиһазлары, мобиль телефоннардан алып көнкүреш техникасы һәм уенчыкларга кадәр төрледән-төрле электроника һәм электр техникасы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100