news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан акцияләр үткәрүне тәэмин итәргә кушты

Миңнеханов Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан акцияләр үткәрүне тәэмин итәргә кушты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә Кырымның Россиягә кушылуының 11 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрүне тәэмин итәргә кушты. Ул 18 мартта билгеләп үтеләчәк. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең ил өчен бу бик мөһим вакыйга, тарихи гаделлекне торгызу. Бу унбер ел эчендә Кырымда совет чорыннан соңга караганда күпкә күбрәк эшләнде», - дип уртаклашты Татарстан Рәисе.

«Шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: Кырымның Россиягә кушылу көне кысаларында акцияләр һәм чаралар үткәрүне тәэмин итәргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100