news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Кырымга һөҗүм вакытында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты

Миңнеханов Кырымга һөҗүм вакытында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Севастопольгә һөҗүм вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Үлүчеләр арасында шушы ял көнендә әти-әниләре белән пляжда ял иткән балалар да бар, дигән хәбәрне аеруча авыр кабул иттек. Татарстан халкы якыннарын югалтучыларның тирән кайгысын уртаклаша. Зыян күрүчеләрнең һәммәсенә тизрәк савыгу телибез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Севастопольгә ракета һөҗүме вакытында өч кеше — бер өлкән кеше һәм ике бала һәлак булган. Пляж һәм аның тирәсендәге территорияләрдә булган 124 кеше яраланган.

РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, Украина һөҗүм ясау өчен кассеталы хәрби частьләр белән җиһазландырылган Американың ATACMS оператив-тактик баллистик ракеталарын кулланган.

Дүрт ракетаны тотып калганнар, ә бишенчесе һавада шартлаган. Бу тыныч халык арасында корбаннарга китерде, дип белдерәләр Россия хәрби ведомствосында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100