Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Кырлай»да Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркын булдыру идеясен хуплады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар дин тотучыларның булачак Җәмигъ мәчетен төзүчеләр белән очрашуында күтәрелгән мәсьәләләр, шул исәптән аны урнаштыруның яңа вариантлары турында фикер алыштылар.
Очрашуда күтәрелгән тагын бер мәсьәлә - элеккеге «Кырлай» паркының үсеш перспективалары. Камил хәзрәт Сәмигуллин дин тотучыларның бу территориядә Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркын булдыру турындагы тәкъдиме белән уртаклашты.
Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады. Яңа иҗтимагый киңлекне проектлау буенча эш быел узачак, ә 2024 елда объект Казан халкы һәм кунаклары өчен ачылыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз