news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Кузюровны «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның республика урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. Министрны бүләкләү турындагы указ ТР Президентының рәсми сайтында урнаштырылган.

«Республика урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләргә», - диелә документта.

Искәртеп узабыз, Кузюров Татарстан урман хуҗалыгы министры вазифасын 2018 елдан башкара. Моңа кадәр ул Нурлат районында эшләде, башта – Башкарма комитет җитәкчесе, аннары муниципалитет башлыгы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100