news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Кузнецова белән Татарстанда туучылар санына бәйле вазгыять хакында сөйләште

Миңнеханов Кузнецова белән Татарстанда туучылар санына бәйле вазгыять хакында сөйләште
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмә барышында яклар туучылар санын арттыру буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның барышы, гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү хакында фикер алышты.

Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча элеккеге вәкаләтле вәкил Татарстан башкаласына сәфәре кысаларында кичә Казан Богородица ирләр монастыренда да булды.

Хәзерге вакытта Татарстанда 2023-2025 елларга туучылар санын арттыру буенча төбәк программасы (чаралар планы) гамәлгә ашырыла. Максатчан күрсәткеч нигезендә, агымдагы 2024 елда республикада 33 950 бала туарга тиеш.

Шул ук вакытта, Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, быелның тугыз аенда төбәктә 26 274 бала дөньяга килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100