news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Зубов белән очрашты

Миңнеханов Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Зубов белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясенең Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубов белән хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узган әңгәмә барышында яклар кулланучылар кооперациясе оешмаларының агымдагы шартлардагы эшенә, авыл халкын кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүгә, шулай ук җирле үзидарә органнары белән актив хезмәттәшлеккә кагылды.

2024 елда Татпотребсоюз эшчәнлегенең гомуми күләме 24,3 млрд сумнан артып киткән. Республика кооператорлары матди-техник базаны үстерүгә 1,2 млрд сумнан артык инвестиция керткән. Әзерләү эшчәнлеге (54 процент) һәм ваклап сату (26 процент) шактый өлешне алып тора. 2024 елда әзерләү эшчәнлеге әйләнеше, 10 процентка артып, 13,2 млрд сумга җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot