news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Кукмара районында урып-җыю эше барышын тикшерде

Миңнеханов Кукмара районында урып-җыю эше барышын тикшерде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Ул республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә кырларны карап чыкты, дип хәбәр итә Татарстан лидерының матбугат хезмәте.

Шулай ук Миңнеханов урып-җыюда эшләүче механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Кукмара районы активы белән очрашты.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев хәбәр иткәнчә, гектардан уртача 50 центнерга якын уңыш җыялар. Моннан тыш, район сөт җитештерү буенча беренче урында тора.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә караганда, районга шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча эшне активлаштырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кукмара районы күрсәткечләр буенча башкалар өчен үрнәк булып тора. Җирлек башлыклары белән аралашу барышында ул, кыенлыкларга карамастан, барлык дәүләт программалары да сакланачак, дип ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot