Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Күчмә халыклар уеннарының югары дәрәҗәсен саклап калырга вәгъдә итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы премьер-министры Адылбәк Касымалиев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
ТР Рәисе Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын оештырудан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм Татарстан Казандагы ярышларны лаеклы дәрәҗәдә уздыру өчен бар көчен куячак, дип ышандырды.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Эшлекле көн тәртибенә килгәндә, яклар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт юнәлешләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алыштылар», – диелә хәбәрдә.
Татарстан Рәисе шулай ук Кыргызстан делегацияләрен республикада уза торган форумнарга чакырды, алар багланышларны ныгыту һәм хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен эзләү өчен файдалы булыр иде, диде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз