Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: «КРУТех»ны зур киләчәк көтә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы Россия һәм Кытай техник югары уку йортлары форумында һәм Россия-Кытай перспектив технологияләр университеты (CRUTech) ачылышында алган тәэсирләре белән уртаклашты.
«Бу Татарстанның 11 югары уку йортын һәм Шаньдунның 14 университетын берләштергән уникаль уртак проект. Инженерлык, цифрлы, биомедицина белгечлекләре һәм сәнәгать дизайны буенча яңа белем бирү программаларын бергәләп булдырачакбыз», – дип язган Татарстан Республикасы Рәисе Макс мессенджерындагы каналында.
«Ике ил тарихында мондый проектның аналоглары юк. «КРУТех»ны зур киләчәк көтә, дип ышанам!» – дип ассызыклаган Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, республика җитәкчесе гамәлдәге мәгариф хезмәттәшлеге турында да искәртте.
«Бүген Татарстанда 2 меңнән артык Кытай студенты белем ала. Республика студентлары да Кытайга барып тәҗрибә туплый. Уртак хезмәттәшлек нигезендә әле зур казанышларга ирешербез» - дип өстәгән ул.
Казанда узучы форум Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең 15 еллыгына багышлана. Чара 22-25 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында уза.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз