news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Коры җир гаскәрләренең Баш командующие урынбасары Матовников белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре Баш командующие урынбасары, Россия Герое Александр Матовников белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре турында фикер алыштылар», – диелә хәбәрдә.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

Александр Матовников Россия Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре Баш командующие урынбасары вазифасына 2021 елда билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot