Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар! 9 декабрь – Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне. Чорыбызның иң төп афәтләреннән берсенә каршы көрәштә тырышлыкны берләштерү зарурилыгын искә төшерү мөмкинлеге биргән көн бу.
Коррупция, икътисадны какшатып һәм социаль гаделлекне җимереп, тормышыбызның барлык өлкәләренә сизелерлек зыян китерә. Нәкъ менә шуңа күрә коррупциягә каршы көрәшү барлык дәрәҗәләрдәге дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Татарстан, дәүләт идарәсен цифрлаштырудан алып, мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү һәм иҗтимагый контрольне көчәйтүгә кадәр, эзлекле гамәлләр кылып, коррупциягә каршы гомумроссия көрәш системасына үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Халыкны хокукый агарту һәм цифрлы өлкәдәге белемнәрен үстерү аерым игътибар үзәгенә алына.
Коррупцияне булдырмау юнәлешендәге эш һәр гражданның актив катнашуыннан башка мөмкин түгел дип уйлыйм. Тырышлыкны берләштереп кенә, коррупциягә каршы көрәшүнең нәтиҗәле механизмнары белән беррәттән, ышаныч һәм җаваплылыкка нигезләнгән яңа үзара мөнәсәбәтләр культурасын да булдыра алачакбыз.
Татарстанның, намуслылык, гаделлек һәм законлылык принципларыннан чигенмәве нәтиҗәсендә, Россиянең динамикалы төстә үсүче терәк төбәкләреннән берсе буларак тоткан урынын ныгытып, алга таба да нык үсәчәгенә ышанам», – диелә Татарстан Республикасы Рәисенең мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз