Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Көньяк Осетия Президентына хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Көньяк Осетия Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Камболов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Марат Камболов Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан Кремленең күзәтү мәйданчыгында булды.
Миңнеханов кунакка Казанга килүе һәм Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә кызыксыну белдерүе өчен рәхмәт әйтте. «Россия белән Көньяк Осетия арасында үзенчәлекле дустанә мөнәсәбәтләр. Берничә инвестицион хезмәттәшлек программасы гамәлгә ашырыла. Сәяси, оборона, сәүдә-икътисади, гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек алып барыла. Сезнең Россия субъектлары белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен потенциалыгыз бар», – диде ул.
Татарстан Раисе Көньяк Осетия делегациясен Татарстанда узучы халыкара форумнарда катнашырга чакырды.
Марат Камболов исә Татарстан җитәкчесенә җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан безнең өчен үзенең милли үзенчәлеген, традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калучы, шул ук вакытта заманча һәм көчле икътисад төзүче төбәк буларак үрнәк булып тора. Көньяк Осетия өчен мондый тәҗрибә аеруча кызыклы», – дип билгеләп үтте ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз