news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Конституция судының отставкадагы судьяларына түләүләр тәртибе расланды

Татарстанда ТР Конституция судының отставкадагы судьяларына гарантияләр бирү тәртибе расланды. Конституция суды аларга гомерлек айлык һәм башка түләүләрне 31 декабрьгә кадәр түләячәк. Алга таба бу функцияләрне ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына тапшырачак. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указында күрсәтелгән.

ТР Конституция суды Хезмәт министрлыгына айлык түләүләр өчен кирәкле барлык документларны 31 декабрьдән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш. Министрлар Кабинетына барлык чыгымнарны финанслауны тәэмин итү йөкләнде.

Указ бастырылганнан соң 10 көннән үз көченә керә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Конституция суды быелның 31 декабрендә бетереләчәк, ә судьяларның вәкаләтләре 30 декабрьдә туктатыла – тиешле закон проектын ТР Дәүләт Советы депутатлары раслады. Конституция суды судьяларының вәкаләтләре туктатылганнан соң, алар отставкага киткән дип санала. Судьялар өчен барлык гарантияләр, шул исәптән матди һәм социаль гарантияләр саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot