Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Көнчыгыш Кубогы» җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысаларында оештырылган «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар футбол турниры җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең футбол буенча балалар командаларын бүләкләү тантанасына килде», - дип язды ул һәм видео куйды.
Видеороликта кунаклар соравы буенча турнирда катнашучыларның берсе капкага туп белән эләгергә тырыша, уңышсызлыкка дучар була, әмма икенче катнашучы нәтиҗәгә ирешә.
Аннары Лилия Галимова турнир җиңүчеләре «алтын медальләрен Рөстәм Миңнеханов кулыннан алалар», дип хәбәр итте һәм тагын бер видео урнаштырды.
Бу роликта яшь уенчыларның Татарстан Рәисенә йөгерүе күренә, шуннан соң ул аларга медальләр тапшыра һәм кулларын кыса.
«Көнчыгыш Кубогы» турниры Россия, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Оман һәм Пакистан кебек илләр клубларын берләштерде. Матчлар 7/7 форматында (капкачы һәм алты уенчы) «Аккош күле» табигатьне саклау зонасында «Яшь гвардия» спорт лагере кырында узды. Турнирда катнашучыларга уртача 10-11 яшь.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда ел саен 2009 елдан бирле уздырыла. 2023 елдан бу вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Видео: t.me/galimovatatarstan.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз