news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Коллектив Көнбатышның юлы тупикка илтә һәм бөтен дөньяга зыян китерә

Якын Көнчыгышта, Африкада, Палестинада, Украинада, Тайваньда һәм башка кайнар нокталардагы вазгыять – коллектив Көнбатышның хокуксыз тыкшынуы нәтиҗәсе. Үз гегемониясен сакларга тырышып ул сайлаган юл тупик һәм бөтен дөньяга зарар сала. Бу хакта Малайзиядә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Палестина-Израиль конфликты зонасындагы эскалация бөтен Якын Көнчыгыш өчен коточкыч нәтиҗәләргә китерә, каршылыкларга күбрәк илләрне җәлеп иткәнен күрәбез. Бу төбәктә хәлләрне нормальләштерүнең юлы билгеле – бу кан коюны туктату; халыкара-хокукый нигездә сәяси җайга салу өчен шартлар тудыру һәм бәйсез Палестина дәүләте төзү», – диде Татарстан җитәкчесе.

Йогынтысын саклап калу омтылышында Көнбатыш бернәрсәдән дә чирканып тормый – шантаждан башлап Глобаль Көньякка карата неоколониализмның яңа формаларын уйлап табуга кадәр барып җитә, төшенчәләрне алмаштыруны һәм альтернатив карашларга абсолют түземсезлек күрсәтә.

«Бу тупикка илтә торган юл һәм бу бөтен дөньяга зыян китерә. Планетада тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклый торган, илләргә гармонияле һәм ирекле үсәргә, тигез һәм конкурентлы шартлар булдыра торган башка альтернатив көн тәртибе, шулай ук барлык дәүләтләр, милләтләр һәм халыклар өчен яңа мөмкинлекләр кирәк», – диде ул һәм сәламәт көчләрне һәм халыкларны тигезлеккә, гаделлеккә, милли кыйммәтләргә һәм традицияләргә нигезләнгән дөрес үсеш векторы формалаштырырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100