Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов КНИТУ-КХТИ лабораторияләрен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан милли тикшеренү технология университетында булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Рәисе Казан милли тикшеренү технология университеты Казан химия-технология институтының кайбер фәнни лабораторияләрен һәм кафедраларын карап чыкты, лаборатория җиһазларын, шулай ук кайбер уку биналарындагы ремонт сыйфатын бәяләде. Югары уку йортының ректоры Юрий Казаков карау барышында аңлатмалар биреп барды.
Бинаның холлында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан студентларга һәм укытучыларга багышланган күргәзмә оештырылган иде.
«Химик» эзләү отряды вәкилләре Рөстәм Миңнехановка үзләренең эшчәнлеге, эзләү экспедицияләре вакытында табылган әйберләр, шул исәптән солдатларның шәхси әйберләре турында сөйләде. Отрядта катнашучылар Ленинград һәм Псков өлкәләрендә, шулай ук башка берничә төбәктә эшли.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КХТИны алга таба үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә шул исәптән югары уку йортының фәнни-техник эшчәнлегенә һәм профильле предприятиеләр белән үзара элемтәләренә багышланган иде. Чарада шулай ук ТР премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз