news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов, Кириенко һәм Гунба Сухумдагы яңартылган яр буен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Абхазия Президенты Бадра Гунба Сухум шәһәренең яңартылган Диоскурлар яр буенда булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реконструкция эшләре Татарстан һәм Башкортстан, Түбән Новгород өлкәсе, Абхазиянең бизнес вәкилләре һәм Владислав Ардзинба исемендәге Сухум халыкара аэропорты ярдәме белән үткәрелгән.

Татарстан яр буеның якынча 700 метр озынлыктагы һәм 7,5 мең квадрат метр мәйданлы участогын тәртипкә китерергә ярдәм итте.

Рөстәм Миңнеханов яр буендагы эшләр дәвам итәчәк, дип белдерде. Ике ай дәвамында яшел зона территориясен төзекләндерүне тәмамлау планлаштырыла. «Бу искиткеч яр буе Сухум халкына һәм шәһәр кунакларына, шул исәптән Татарстаннан килгән туристларга да хезмәт итәчәк», – дип ассызыклады ул.

Бадра Гунба билгеләп үткәнчә, Диоскурлар яр буе – шәһәр халкы һәм кунакларының иң яраткан урыннарының берсе. «Бүген без бик мөһим чарада – яр буен реконструкцияләү эшләрен тәмамлау тантанасында катнашабыз. Бу вакыйга безнең кардәш республикаларыбыз – Татарстан һәм Башкортстан ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Безнең халыкларны тирән тарихи элемтәләр бәйли. Бүгенге көндә хезмәттәшлегебез актив рәвештә үсә. Безгә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм», – диде Абхазия лидеры.

Сергей Кириенко объектны реконструкцияләүдә ярдәм күрсәткән Россия төбәкләренә рәхмәт әйтте. «Барлык срокларга да сыештык. Эшләр катлаулы булды, әмма без үзебезнең бурычны үтәдек. Бу – Россия белән Абхазия арасындагы ныклы кардәшлек мөнәсәбәтләренең мөһим дәлиле», – дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot