news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов кинооператор Гвоздьны «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кинооператор, Татарстанның кинематографистлар берлеге әгъзасы Юрий Гвоздьны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турындагы карарны имзалады. Документ республика җитәкчесенең рәсми порталында чыкты.

Карарда ул «республика кинематографиясен үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эш өчен» бүләкләнә, дип язылган.

Юрий Гвоздь - совет һәм Россия кинооператоры, режиссер-куючы һәм сценарист. Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100