news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты

Казан авиация институтында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы уза. Очрашуның төп темасы - республикада кибериминлекне тәэмин итү һәм әлеге өлкә өчен кадрлар әзерләү.

«Татарстан бу кискен мөһим бурычны хәл итүгә саллы өлеш кертү өчен барлык кирәкле ресурсларга ия. Республиканың 21 югары уку йортында (11 төп оешма һәм 10 филиал) компьютер һәм мәгълүмат фәннәре юнәлешләре буенча 12 мең кеше укый. Соңгы 5 елда республикада әлеге белгечлекләр буенча укучы студентлар саны 40 процентка артты», - дип ачты утырышны Татарстан Рәисе.

Шулай ук Татарстанның ИТ-кадрларны әзерли торган өч югары уку йорты алдынгы инженер мәктәпләрен булдыру өчен мәйданчыклар буларак чыгыш ясады, дип өстәде ул. 

Чарада шулай ук Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, «Инностейдж» ДК генераль директоры Айдар Гозәеров, Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot