news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Кече нефть компанияләренең икътисади нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда катнашучылар 2023 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм алга таба үсеш бурычлары турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә кече нефть компанияләре һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре, шулай ук министрлыклар, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе һәм Татарстанның Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның I кварталына нәтиҗәләрне «сәүдә маршрутларын үзгәртеп кору шартларында» ясарга туры килә. Татарстанда тулаем алганда, аның сүзләренчә, I кварталдагы хәл тотрыклы булган.

«Бүген безнең уртак бурычыбыз – Татарстанда нефть чыгаруда планлы эшне дәвам итү, шул исәптән ятмаларны бораулау һәм җиһазландыруның барлык программаларын үтәү, имин хезмәт шартларын тәэмин итү, компанияләрнең икътисади нәтиҗәлелеген арттыру өчен чаралар күрү», – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәзер нефть чыгаруда безнең илдә булдырылган яңа технологияләр кертү һәм компания белгечләренең компетенцияләрен арттыруда алга таба эшне көчәйтергә кирәген искәртте.

Киңәшмә барышында шулай ук июль аенда Татарстанда традицион Нефть саммиты узачагы турында да әйтелде. Моннан тыш, 2023 елның 27 июленнән 7 августына кадәр Әлмәттә Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100