news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Казахстан тимер юлчылары белән «Төньяк – Көньяк» коридоры буенча фикер алышты

Миңнеханов Казахстан тимер юлчылары белән «Төньяк – Көньяк» коридоры буенча фикер алышты
Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Қазақстан темір жолы» НК (Казахстан) делегациясе белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Қазақстан темір жолы» Милли Компаниясе» АҖ - Казахстан тимер юл челтәренең иң эре операторы. Компания йөк ташу буенча хезмәтләр күрсәтә, шулай ук транспорт-логистика хезмәтләре күрсәтә һәм вагоннар белән эш итә.

Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерү турында фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot