Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Казахстан Президенты администрациясе башлыгы Скляр белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Роман Скляр белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Очрашу барышында Миңнеханов Склярны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бу карар аның югары профессиональлеген һәм зур эш тәҗрибәсен тану булып тора. Шулай ук ул Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевка сәлам сүзләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре үсешенә сизелерлек өлеш кертүен дәвам итә. Аның сүзләренчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 25 процентка арткан һәм 946 млн долларга җиткән. Ул билгеләп үткәнчә, мондый күрсәткечләр Татарстан компанияләренең Казахстан базарында актив эшләвен күрсәтә.
Яклар шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм киләчәк багланышлар перспективалары турында фикер алышты. Миңнеханов Татарстанның Казахстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксынуын раслады һәм партнерлык элемтәләрен үстерү буенча эшне дәвам итәргә әзер булуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз