news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Казанны таможня хезмәттәшлеге буенча фикер алышу урыны итеп сайлау символик

Миңнеханов: Казанны таможня хезмәттәшлеге буенча фикер алышу урыны итеп сайлау символик
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында узучы Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) әгъза-дәүләтләренең Берләшкән таможня хезмәтләре коллегиясенең 44 нче утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезне Татарстан башкаласында – Казанда сәламләвебезгә чын күңелдән шатмын. Евразия икътисади берлеге әгъзалары булган дәүләтләрнең Берләшкән таможня хезмәтләре коллегиясенең 44 нче утырышын кабул итү - безнең өчен зур хөрмәт. Хезмәттәшлек перспективалары, таможня үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләрен хәл итү һәм алар буенча килешүләргә ирешү өчен Казанны сайлау символик», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, безнең республика Россия Федерациясенең эре индустриаль районы үзәгендә, Көнчыгыш белән Көнбатышны, төньякны һәм көньякны тоташтыручы мөһим магистральләр киселешендә урнашкан. Евразия икътисади берлеге илләренең сәүдә динамикасы югары. Бүген берлектә бердәм таможня территориясе, илләрнең үз эчендә бизнес вәкилләренең уңайлы эшләве өчен шартлар тудырылган.

«Бүгенге очрашу нәтиҗәләре халыкара хезмәттәшлеккә өстәмә импульс бирәчәк, югары күрсәткечләргә ирешүгә һәм тиешле бурычларны сыйфатлы үтәүгә, шулай ук Евразия икътисади берлегенең бердәм хокукый базасын формалаштыруга һәм аны бердәй куллануга ярдәм итәчәк, дип ышанам. Сезгә уңышлар һәм нәтиҗәле эш телим», – диде ул.

Утырышны Федераль таможня хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Давыдов ачып җибәрде.

«Бүгенге утырышны нәкъ менә монда, Казанда уздыру дөрес, - диде ул. - Казан - тарихи һәм мәдәни мирасы булган борынгы шәһәр генә түгел, без аны Европа белән Азиянең очрашу урыны дип атыйбыз. Дуслык һәм толерантлык атмосферасында төрле милләт һәм дин кешеләре яшәгән шәһәр. Татарстан башкаласында этник һәм дини төрлелек бер гасырдан артык саклана. Сез монда христиан чиркәүләренең мөселман мәчетләре белән янәшә торуын, борынгы сарайларның заманча биналар белән янәшә торуын күрдегез инде», – диде ул.

Аннары делегация башлыклары беркетмә өчен фотога төштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100