news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов казанлылар белән аралашты һәм Бауман урамында төзелеш объектларын тикшерде

Миңнеханов казанлылар белән аралашты һәм Бауман урамында төзелеш объектларын тикшерде
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда төзелә торган объектлар белән таныша. Бауман урамы шундый беренче нокта булды, анда республика лидеры эш барышын тикшереп кенә калмады, ә Казан халкы белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога да төште.

Әлеге кадрлар ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованың Телеграм-каналында чыкты. Ул видео астына болай дип язган:

«Монда соңгы тапкыр кайчан булганымны хәтерләмим дә», – дип уйга бирелде Рөстәм Миңнеханов. Бүген республика Рәисе төзелеш объектлары белән таныша. Беренче нокта - Бауман урамы».

news_right_1
news_right_2
news_bot