news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүме турында: Корбаннар һәм җимерелүләр юк

Бүген иртән Украина пилотсыз очкычлары Татарстан сәнәгать предприятиеләренә һөҗүм итү омтылышы ясады. Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, саклану чаралары комплексы кабул ителгән, нәтиҗәдә барлык БПЛА зарарсызландырылган.

"Корбаннар һәм җимерелүләр юк. Урында ашыгыч хезмәтләр нәтиҗәләрне бетерү буенча эшне дәвам итә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Барлык предприятиеләр штат режимында эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot