Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Казанга Ислам мәдәни башкаласы статусы бирәчәк мөмкинлекләр турында сөйләде
Казан 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булу Татарстанга дөнья көн тәртибенә интеграцияләнергә, шулай ук Россия белән башка илләр арасындагы халыкара элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде, дип хәбәр ителә Татарстан лидерының рәсми сайтында.
«Бу зур вакыйга. Әлеге эштә катнашучыларның барысын да котлыйбыз. Бу безнең мәгърифәтчеләрнең, галимнәрнең, мәдәният һәм сәнгать вәкилләренең казанышларын тану, шулай ук Ислам дөньясының Россиягә ышанычы билгесе. Бу безгә дөнья көн тәртибенә интеграцияләнү мөмкинлеге бирә», - диде ул.
Татарстан Рәисе шулай ук Казан хакимиятенә киләсе тематик елга багышланган чаралар планын әзерләргә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз