news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов KazanForumда катнашучы илчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте

Миңнеханов KazanForumда катнашучы илчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» Халыкара форумында катнашучы илләрнең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Рәисе дипломатларга KazanForum эшенә кушылулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларның күбесе өчен әлеге чарада катнашуның инде матур традициягә әйләнүен әйтте.

«Соңгы елларда безнең республика башкаласы, Казан шәһәре, төрле форматта халыкара чаралар уздыру урынына әйләнеп бара. Узган елны алсак, бу «Киләчәк уеннар» халыкара мультиспорт турниры һәм БРИКС линиясе буенча очрашулар, чаралар, шул исәптән, октябрь аенда дөньякүләм лидерлар катнашында узган саммит. Мин инде традициягә әйләнгән «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышларын әйтеп тә тормыйм, алар ел саен бик күп җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесен, дипломатларны, галимнәрне, эшмәкәрләрне җыя», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Монда сезнең роль, сезнең өлеш бик зур. Россия һәм аның төбәкләре белән үзегезнең илләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив рәвештә танытуыгыз, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме эшчәнлегенә керткән өлешегез өчен мин бик рәхмәтле», – диде ул.

Татарстан Рәисе KazanForum программасы турында сөйләде, аны моңа кадәр булмаганча бай (иң актуаль темалар буенча 140тан артык сессия уздырыла) диде.

« Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре глобаль проблемаларга баланслы караш нигезендә актив хезмәттәшлек итә, яңа дөнья төзелешен булдыруга җәлеп ителгән, үз үрнәкләрендә цивилизацияләрнең конфликтсыз диалогы мөмкинлеген күрсәтә», – дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100