news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «KazanForum-2026»ны югары дәрәҗәдә уздырырга вәгъдә итте

Миңнеханов «KazanForum-2026»ны югары дәрәҗәдә уздырырга вәгъдә итте
Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумына әзерлек башланды. Форум 2026 елда федераль дәрәҗәдә инде дүртенче тапкыр узачак, дип искәртте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.

Республика лидеры булачак вакыйгага аерым игътибар биреләчәген ассызыклады: Казанга биреләчәк Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы форумны югары дәрәҗәдә уздыруны «йөкли».

Форум 2026 елның 14-15 маенда узачак. Быелгы чарада 96 ил вәкиле катнашты. Программа 200дән артык чараны үз эченә алды, алар кысаларында меңгә якын спикер катнашында 148 сессия узды. Форум нәтиҗәләре буенча 130дан артык килешү төзелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot