news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов KazanForum нәтиҗәләре турында: Россияне изоляцияләү омтылышлары уңышка китерми

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумына нәтиҗә ясады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агымдагы атна безнең республикада халыкара һәм Россия вакыйгаларына бик бай булды. Бу, барыннан да элек, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы. <...> Сез федераль коллегаларның никадәр актив катнашуын күрәсез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Теркәлүчеләрнең гомуми саны 22 меңнән артык кеше тәшкил итте. 104 ил, Россия Федерациясенең 82 субъекты. Сессиядә катнашучылар саны - 8,7 мең кеше», - дигән мәгълүмат бирде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, KazanForum форумга иң зур делегацияләрне Малайзия, Төрекмәнстан, Әфганстан, Төркия, Азәрбайҗан, Иран, Мисыр, Сенегал һәм башка илләр җибәргән.

Чараның мәртәбәле кунаклары Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим, төркмән халкының милли лидеры һәм Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, форумның федераль оештыру комитеты җитәкчесе – РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, Россиянең башка ике вице-премьеры – Виталий Савельев һәм Алексей Алексерчук, федераль Мәдәният министрлыгы, Транспорт министрлыгы, Төзелеш министрлыгы – Ольга Любимова, Роман Старовойт һәм Ирек Фәйзуллин.

Форумны 25 илдән 850 массакүләм мәгълүмат чарасы яктыртты, дип ачыклык кертте ТР Рәисе.

«Гомумән алганда, узган форумның масштаблары һәм рухы хәзерге халыкара чынбарлыкта Россияне изоляцияләү омтылышларының уңышка китермәвен күрсәтте», - дип ассызыклады ул.

«Чара дустанә дәүләтләрнең илебез белән эшне киңәйтүгә юнәлгәнлеген раслады», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда ел саен 2009 елдан бирле уздырыла. 2023 елдан бу вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot