Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов KazanForum га әзерлек барышында Петербург тәҗрибәсен үзләштерергә тәкъдим итте
Петербург халыкара икътисади форумы тәҗрибәсен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» чираттагы халыкара икътисади форумына әзерләнгәндә кулланырга кирәк. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ПМЭФ-2025тә катнашуына нәтиҗә ясаганда белдерде. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Татарстан стенды уңай бәяләмә алды. Гомумән алганда, Петербург форумы югары планка тота. Без анда күп нәрсәгә өйрәнәбез. Быел ул тагын да баеды. Безгә уңай карарларны кабул итәргә һәм аларны KazanForum га әзерләнгәндә кулланырга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика киңәшмәсе барышында Татарстан Республикасы Рәисе ТР делегациясенең өч көнлек эш программасының бик бай булуын билгеләп үтте. ПМЭФ-2025 кырларында Төркмәнстан, Кыргызстан, Индонезия, Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина составындагы энтитет), Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бәһрәйн халыкара партнерлары белән сөйләшүләрне дә кертеп, 50дән артык очрашу уздырылды.
Моннан тыш, Россиянең кайбер төбәкләре белән килешүләр һәм уртак чаралар планнары имзаланды. Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышы узды.
Рөстәм Миңнеханов форум нәтиҗәләре буенча хисап һәм чаралар планын әзерләргә, имзаланган документларны реаль эчтәлекле итәргә кушты.
XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы 18 июньнән 21 июньгә кадәр уза. ПМЭФ-2025нең төп темасы – «Гомуми кыйммәтләр – күп поляр дөньяда үсеш нигезе».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз