news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Казанда узучы «Шәрык базары» эре халыкара вакыйгага әверелде

«Казанда Шәрык базары» дип танылган «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале дөньядагы иң зур мәдәни вакыйгаларның берсенә әверелде. Бу хакта фестиваль кунакларына юллаган сәламләү хатында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. Аны ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев укыды.

«Узган елларда фестиваль илнең 20дән артык төбәген, якын һәм ерак чит илләрнең 40 дәүләтен берләштерүче иң эре халыкара мәдәни вакыйгаларның берсенә әверелде. Моннан тыш, 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде, ә Казан «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дигән мактаулы статуска лаек булды. Бу ике мөһим вакыйга әлеге искиткеч фестиваль фәлсәфәсендә чагылыш тапты, күпмилләтле илебез һәм республикабызның ачыклыгы, дуслыгы һәм кунакчыллыгы традицияләрен дәвам итте», – дип ассызыклаган үзенең мөрәҗәгатендә Рөстәм Миңнеханов.

Фестиваль мәдәниятләр диалогы һәм уртак иҗат аша милләтара, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә, дип өстәгән Татарстан Республикасы Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot