Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Казанда урманчыларга урман әзерли торган яңа техника тапшырды

Казанда, ЮХИДИ бинасы каршындагы мәйданда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда Республика Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә урман әзерли торган яңа техника тапшырды. Чара Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан узды.
«Барыгызны да һөнәри бәйрәм — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Республикабыз территориясендә урманнарны саклау һәм торгызуда башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде республика җитәкчесе, тантанага җыелган урман тармагы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп.
32 «Беларус-82.1» тракторы һәм урман әзерләү өчен 30 берәмлек җиһаз «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча сатып алынган. Бу максатларга 100 млн сум юнәлтелгән. Әлеге техника агач әзерләү, урман культуралары утырту, туфрак эшкәртү, янгынга каршы минеральләштерелгән полоса булдыру һәм башка тармак эшләре өчен кулланылачак.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Мин һәрвакыт урмандагы хезмәтне үзенчәлекле, дип санадым. Безгә урманны, урмандагы бистәләребезне, Лубян урман техникумын, Аграр университеттагы махсуслаштырылган факультетны саклап калу мөһим», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул республика урманчылык тармагында тулы династияләр эшләвен билгеләп үтте һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләвен әйтте.
«Мин — урманчы улы, абыем урман тармагында эшләде һәм мин үзем дә районда эшләгәндә анда хезмәт куйдым», — диде Татарстан Рәисе.
Миңнеханов ассызыклаганча, урман — сакланырга тиеш байлык. Ә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм урыннарда эшләүче кешеләр ярдәмендә республиканың урман тармагы илдә алдынгы позицияләрне били.
Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады.
«Республика җитәкчелеге безнең тармакка барлык юнәлешләр буенча — үрчетү, урманнарны торгызу, матди-техник җиһазландыру өлкәсендә моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтә», — диде ул.
Тантаналы чарада Татарстан урманчыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Урман хезмәткәрләре көнен 17 сентябрьдә 2,5 мең татарстанлы билгеләп үтәчәк. Алар — республикада урманнарны саклау һәм яңадан торгызу, урман ресурсларыннан рациональ һәм өзлексез файдалануны тәэмин итү буенча катлаулы эш башкаручы хезмәткәрләр. Аларның профессиональлеге һәм тырыш, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республикада сыйфатлы утырту материалы үстерелә, нәселдәнлек сыйфатлары яхшыртылган орлыклар әзерләнә, меңләгән гектар урман утыртыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз