Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Казанда Толстой юбилеена Халыкара саммит уздыру идеясен хуплады
Казанда 2028 елда язучы Лев Толстой юбилее уңаеннан Халыкара саммит уздырырга тәкъдим иттеләр. Бу идеяне ТР Милли-мәдәни берләшмәсе белән очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы мөдире Елена Горобец җиткерде.
«Без республикадан әлеге чараны уздыруда ярдәм итүен сорыйсыбыз килә. Казан лингвистика мәктәбен үстерү өчен күп эшләр башкарган әйдәп баручы галимнәрне бүләкләү идеясе бар. Без 2028 елда Лев Николаевич Толстой юбилеена багышланган халыкара, гамәли саммитны уздыру өчен мәйданчык булу идеясен карарга тәкъдим итәр идек», - дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисенә Горобец.
Миңнеханов бу идеяне хуплады һәм галимнәрне бүләкләргә һәм саммитка әзерләнергә кушты.
«Монда проблемалар юк. Әзерләнә башларга кирәк, саммит үткәрергә кирәк. Кемне бүләкләргә кирәк – бүләкләрбез», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз