news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миннеханов Казанда «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсен карады

Миннеханов Казанда «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсен карады
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов Казанда Россия – АСЕАН саммиты кысаларында «Уникаль осталык үзәге»ндә ачылган «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсен карады. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозиция Вьетнам һәм Малайзия делегацияләрен кабул итте. Күргәзмәнең гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык. Аның бер өлеше урамда, бер өлеше эчтә урнашкан.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Ачык мәйданда Татарстан җитештерүчеләренең 30га якын техника үрнәге тәкъдим ителгән. Алар арасында Казан вертолет заводының «Ансат» күпмаксатлы җиңел вертолеты, Россиянең серияле «Атом» электромобиле, шулай ук югары класслы «Аурус Сенат» автомобиле бар.

Моннан тыш, кунакларга КАМАЗ автомобильләре линейкасы, СОЛЛЕРС машиналары, автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм республика предприятиеләренең башка техникасы күрсәтелә.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Эчке экспозициядә 100гә якын компанияне һәм оешма тәкъдим ителгән. Алар Татарстанның сәнәгать, медицина, аграр, фәнни-мәгариф, туристик һәм социаль-гуманитар потенциалын күрсәтә. Биредә шулай ук республиканың төп министрлыклары һәм ведомстволары да үз стендларын урнаштырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot