news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Казанда Малайзия короле белән очрашачак

Ил Президенты Владимир Путин чакыруы буенча Россиягә килгән Малайзия короле Солтан Ибраһим Казанга да киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Әйе, Корольнең Казанга килүен көтәбез. Әйе, Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов) белән очрашу булачак», – дип хәбәр итте Галимова.

РИА Новости шулай ук монархның Казан вертолет заводында булачагын хәбәр итте.

Бүген, 5 августта, Солтан Ибраһим Мәскәүгә дәүләт визиты белән килде. Малайзия дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары визитның 5-10 август көннәрендә узачагын хәбәр итте. Монарх 1967 елда дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылганнан алып Россиягә дәүләт визиты белән килгән беренче Малайзия дәүләте башлыгы булачак.

Моңа кадәр Малайзиядән дәрәҗәле кунаклар Казанга килгәннәр иде инде. Премьер-министр Әнвәр Ибраһим «Россия — ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашты. Ул Габдулла Тукайның шигырен татарча укыды.

news_right_1
news_right_2
news_bot