news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Казанда Кытай мәгариф министры урынбасары Цзянфэн Ду белән очрашты

Миңнеханов Казанда Кытай мәгариф министры урынбасары Цзянфэн Ду белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Кытай мәгариф министры урынбасары Цзянфэн Ду белән очрашты. Сәфәр Кытай галименең бүген ТР Фәннәр академиясендә Е.К. Завойский исемендәге халыкара премияне тапшыру тантанасында катнашуы белән бәйле. Быел дәрәҗәле бүләк лауреаты нәкъ менә Цзянфэн Ду булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов Кытай Халык Республикасы вәкилен зур һөнәри казанышлары белән котлады, аңа колачлы яңа фәнни казанышлар, һөнәри уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.

Ул Татарстан фәнни җәмәгатьчелегенең премия тапшыру тантанасында котлауларга кушылачагына ышаныч белдерде.

Татарстан Рәисе бүләкнең Кытай галименә эләгү закончалыгын ассызыклады. Аның сүзләренчә, Си Цзиньпин рәислегендә Кытай тиз арада дөнья лидерына әверелә, шул исәптән фән, технологияләр һәм мәгариф өлкәсендә.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан Кытай Халык Республикасы һәм аның провинцияләре белән мәгариф һәм фәнни-техник элемтәләрне актив үстерде. Хәзерге вакытта республика югары уку йортларында Кытайдан 2,5 меңнән артык студент белем ала, бу Россиядә Татарстанны әлеге күрсәткеч буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урынга чыгара. Ул Кытай студентларын дисциплиналы, үзсүзле, хезмәт сөючән һәм белем бирү процессы белән мавыгучан, дип бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot