news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Казанда «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре уеннары тарихта зур эз калдырачак

2024 елда Казанда беренче тапкыр ике зур мультиспорт чарасы — «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре спорт уеннары була. Ике зур вакыйга да республика һәм ил тарихында эз калдырачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елгы спорт сезонына йомгак ясау һәм физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантанада әйтте.

«Ышанам, алар республика һәм ил тарихында зур эз калдырачак, ә катнашучылар һәм башкала кунаклары онытылмаслык хисләр алачак», — дип ассызыклады республика җитәкчесе. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның сәламәт яшәү рәвешен һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруның үзара бәйләнешен билгеләп, 2024 елны Гаилә елы дип игълан итүен искәртте.

«Һичшиксез, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру гаилә идеалларын яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

  • «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турниры Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. 14 ноябрь көнне Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Казанда Киләчәк уеннарына кадәр 100 көн» тантанасы узды, анда Россия Президенты ярышлар башлануга кадәрге көннәрне хисаплауга старт бирде. БРИКС саммиты республика башкаласында октябрьдә узачак, анда 26 дәүләт башлыгы чакырылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100