Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Казанда БРИКС саммитын оештыру югары бәяләнде
Татарстанда быел бик күп әһәмиятле чаралар узды. Аларны оештыру югары дәрәҗәдә бәяләнде. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Республикабызда бик күп әһәмиятле, тарихи вакыйгалар узды. Аеруча БРИКС уеннары. Бу IT да, физик уеннар да, спорт уеннары да булган беренче спорт төре. Һәм инде, мөгаен, иң зур вакыйга – БРИКСның 16нчы саммиты», - диде Миңнеханов.
Ул Казанда узган БРИКС саммиты эшендә 36 илдән делегацияләр катнашуын искәртте. Шулар арасыннан 24 дәүләт иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде. Форум эшендә шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш та катнашты.
«Бу илебез җитәкчелеге, Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның зур уңышы дип саныйм. Без кирәкле вакытта, кирәкле урында булдык һәм кунакларыбызны лаеклы каршы алырга тырыштык. Югары бәя алдык. Шуңа күрә ел никадәр генә катлаулы булмасын, ул шактый уңышлы узды дип саныйм», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз