Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды һәм сатып алучылар белән аралашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Рөстәм Миңнеханов ярминкәдә тәкъдим ителгән ассортимент белән танышты. Биредә төбәк фермерларыннан һәм зур авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән азык-төлек, яшелчә, ит һәм казылык эшләнмәләре сатыла, Балтач, Нурлат һәм Саба районнарыннан эшмәкәрләр килгән. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты ит рәтләрен һәм яшелчә продукциясен карады, аны ярминкәгә Саба муниципаль районы фермерлары алып килгән иде. Ул шулай ук сатып алучылар белән аралашты һәм итнең бәясе белән кызыксынды. Сыер итенең килограммы өчен 450-480 сум тора, ат итенең килограммын 480-530 сумга сатып алырга була.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ генераль директоры Олег Власов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Быел Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә эшли башлады. Алар 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген Казанда алар иртәнге сәгать 6дан 15 мәйданчыкта оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз