news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда авиатөзелештә һөнәри осталык буенча иң зур чемпионат анонсын күрсәтте

22 апрельдән 26 апрельгә кадәр Казан авиатөзелештә һөнәри осталык буенча Россиядә иң зур чемпионатны кабул итә. Бу вакыйга турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында язды.

Татарстан башкаласында Казан авиазаводларында эшләүчеләр, шулай ук Комсомольск-Амур, Новосибирск, Түбән Новгород, Ульяновск, Воронеж, Таганрог һәм Мәскәү өлкәсе белгечләре үзләренең осталыгын, күрсәтәчәк. Бу илгә кирәкле, ихтыяҗ булган белгечләр, диде Миңнеханов.

«Оештыручыларга инженер һәм эшче һөнәрен популярлаштырган өчен рәхмәт. Катнашучыларга уңышлар телим! Бу егет һәм кызлар күкләрдә очу хыялларын нык канатларга куя, илебездәге авиатөзелеш сәнәгатен алга җибәрә», диелгән хәбәрдә.

Шулай ук республика җитәкчесе булачак вакыйганың видеоанонсы – «трейлер»ны социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйды. Анда 10нчы юбилей ярышлары 9 компетенциядә узачагы әйтелә. Чемпионатта 120 белгеч, 120 эксперт катнаша.

Видео: https://t.me/rustamminnikhanov/1761

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100