news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Казан вертолет заводы Татарстанның да, Россиянең дә горурлыгына әверелде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводының 85 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында катнашты һәм предприятиене юбилее белән котлауны Телеграм-каналына куйды.

«Татарстанның да, Россиянең дә горурлыгына әверелгән Казан вертолет заводын 85 еллыгы белән котлыйм. Бу еллар эчендә завод коллективы төрле модификациядәге 12 меңнән артык вертолет төзеде, алар дөньяның 92 илендә файдаланыла», – дип ассызыклады республика җитәкчесе бәйрәмнән фотолар урнаштырып.

Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, «әлбәттә, [завод үсешенә] <...> предприятиенең хөрмәтле ветераннары зур өлеш кертте, алар турында бүген дә юбилей тантаналарында искә алалар».

«Казан вертолет заводы - илебез горурлыгы, терәге һәм киләчәге. Заводка киләчәктә дә зур уңышлар, ә хезмәткәрләренә иминлек һәм бәхет, хөрмәтле ветераннарга саулык һәм озын гомер телибез!» – дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot