Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Казан митрополиты Кириллны 65 яшьлек юбилее белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны 65 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы кысаларында яңгырады.
«Юбилярны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы кысаларында котлаулары бик мөһим! Безнең республикада һәм илебездә гасырлар буе төрле конфессия вәкилләре янәшә тату яши, һәм мондый мизгелләр — моңа ачык дәлил. Митрополит Кириллга нык сәламәтлек һәм Ватанга хезмәт итүдә рухи көч теләп калам» – диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз